Аксубайда татар халкының милли Сабан туен бәйрәм итү көне 9 июньгә күчерелде.
Ул гадәттәгечә Сабан туе мәйданында узачак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм районның дин әһелләре – ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил Зөфәров һәм Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев хәер-фатихасы белән ачылачак.
Гаилә елына багышланган театральләштерелгән күренеш һәм традицион сөлге җыю күренеше бәйрәмгә старт бирәчәк.
Мәйдан буйлап спортчылар – район, республика ярышлары җиңүчеләре парады узачак.
Сабан туеның төп сәхнәсеннән кунакларны район башлыгы Камил Гилманов һәм Димитровград шәһәре вәкиле тәбрик итәчәк.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларын данлау булачак.
Футбол кырында – спорт уеннары, мәйданда – милли уеннар, аттракционнар оештырылачак.
Үзешчән сәнгать артистлары бәйрәмнең концерт программасын тәкъдим итәчәк.
11.00 сәгатьтә мәйданда Сабан туе-2024 батыры исеме өчен татар милли көрәше башланачак.
Бәйрәм кунакларын татар утары һәм Сабан туеның этнографик мәйданчыгы көтә
11.10 сәгатьтә ипподромда ат чабышлары башланачак.
13.30 сәгатьтә милли көрәш нәтиҗәләре игълан ителәчәк һәм баш батырны бүләкләү булачак.
Нет комментариев