Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә театр залларының тулылыгын 70 процентка кадәр арттырырга рөхсәт итәчәкләр

Хәзерге вакытта театр заллары 50 процент тамашачыны гына кертә ала.

Сентябрь уртасыннан Россиядә театр залларының тулылыгы 70 процентка кадәр артырга мөмкин. Хәзер бу күрсәткеч 50 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта статс-секретарь — РФ мәдәният министры урынбасары Алла Маниловага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер бездә заллар 50 процент дәрәҗәсендә тутырыла. Мәдәният министрлыгы санитар хезмәтләр, санитар табиблар белән килеште, безгә сентябрь уртасыннан башлап, битлек һәм перчаткалар киюне саклап, залны 70 процентка кадәр тутырырга рөхсәт ителә», - дип белдерде министр урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда коронавирус чикләүләренең чираттагы йомшаруын хәбәр иткән иде: хәзер спорт матчлары вакытында трибуналарда тамашачылар саны ике тапкыр артты. Бу шулай ук җәйге верандалардагы чара кунаклары санына да кагыла.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев