Соңгы яңалыклар

Россиядә кайбер машина йөртүчеләрне транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта Россиядә транспорт салымы күләме автомобильне эксплуатацияләү ешлыгына бәйле түгел.

Россиянең кайбер автомобиль хуҗалары транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров РФ Эчке эшләр министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта депутат хатының күчермәсенә сылтама белән RT хәбәр итә.

Парламентарий үз мөрәҗәгатендә хәзер Россиядә транспорт салымы күләме автомобильне эксплуатацияләүнең ешлыгына бәйле түгел, дип белдерде. Шуңа күрә шәхси транспорттан ярты елдан артык файдаланмаска ниятләгән автомобиль хуҗаларына салым түләмәү мөмкинлеге бирергә кирәк, ди депутат. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев