Районның яшь артистлары Казанда узган Ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә ачык һәм талантлы чыгыш ясадылар.
Район мәдәният йортының Марина Царегородцева җитәкчелегендә “Оляпка” рус җырлары балалар ансамбле аеруча уңышка иреште. Ул фестивальнең супер финалына үтте һәм, Гала-концертта чыгыш ясап, “Вокал ансамбльләр” номинациясендә (урта төркем) II урынны алды.
Шулай ук Венера Краснова җитәкчелегендә “Дэнс-Тайм” халык бию студиясе, балалар сәнгать мәктәбенең “Фантазия” һәм “Радуга” бию коллективлары да (җитәкчеләр Майя Макарова һәм Руфина Сафиуллина) районны лаеклы тәкъдим иттеләр.
Фестиваль бәйгедә 2500дән артык катнашучы көч сынашты, Аксубай йолдызчыклары да Татарстанның иң яхшы артистлары һәм шулай ук Кырым һәм Чиләбе вәкилләре белән уңышлы ярыштылар.
Нет комментариев