Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Республика агросәнәгать комплексыннан бүләк алды

Чуаш Енорускиносы авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Чураев республика агросәнәгать комплексының ветераннар оешмасыннан Рәхмәт хаты алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин озатуында мактаулы миссия белән Чуаш Енорускиносында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Чураев янына килделәр. 99 яшьлек ветеран кунакларны җылы каршы алды.

– Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте фронтовикка Рөстәм Гатин. – Сез авыр сугыш сынауларын үтеп, ныклык күрсәтеп Җиңү белән кайткансыз, аннан соң күп еллар авыл хуҗалыгын үстерүдә хезмәт куйгансыз. Намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Ул Михаил Демьяновичка Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советының Рәхмәт хатын һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән бүләк тапшырды. Ветеран кунакларга бүләкләре, яхшы сүзләре өчен рәхмәт укыды.

Бөек Ватан сугышы елларында Иске Ильдеряк авыл Советыннан 945 кеше фронтка алына. 537 якташыбыз мәңгегә яу кырында ятып кала. 408 кеше Җиңү белән кайта. Михаил Чураев – бүгенге көндә Иске Ильдеряк авыл җирлегендә исән булган Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер кеше.

Татарстан Республикасы АПК ветераннары Советыннан Рәхмәт хатларын шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары – Яңа Дума авылыннан Кыям Сәхап улы Галәветдинов, Васильевкадан Сергей Федорович Васильев, Яңа Ибрайдан Шәфыйк Сибгат улы Заһиров алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев