Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына һәм акчалата премиягә лаек булдылар 

Бүген район башлыгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Волга-Селект» ҖЧҖның алдынгы механизаторларын бүләкләде.

Бу хуҗалыкта чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Бу – районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең-инвесторларның берсе, чәчү культуралары мәйданы биредә 16000 гектар, ә басуларда иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы эшли. 

Биредә кадрлар да, идарәче Иршат Хәнифов сүзләренә караганда, иң сыналган һәм ышанычлы, үз эшләренең осталары. Иң яхшы техника да профессионаллар кулында гына нәтиҗәле эшли бит. 

Аларның иң-иңнәре – Николай Копонев һәм Ришат Гатин район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Николай исәбендә 2000 гектарга якын эшкәртелгән мәйдан, Ришатның – 1513 гектар. 

Камил Гилманов җир улларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм, Рәхмәт хатларыннан тыш, акчалата премияләр дә тапшырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин да хезмәтчәннәрне котлады.

–Районга «Волга-Селект» ҖЧҖ инвесторының килүе безнең өчен нәтиҗәле булды. Алар авылга яңа сулыш өрде, дистәләгән авыл халкын эш урыннары белән тәэмин иттеләр һәм игенчелектә иң яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев