Равил Кузюров Аксубай районы урман хезмәткәрләре белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрде
Соңгы яңалыклар

Равил Кузюров Аксубай районы урман хезмәткәрләре белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрде

Аксубай урманчылыклары һәм урман хуҗалыгы хезмәт коллективлары елга йомгак ясадылар.

Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында узды.

2024 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән районның җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов чыгыш ясадылар.

Алар төп казанышларны һәм урман тармагы хезмәткәрләре ел дәвамында очрашкан авырлыкларны яктырттылар. Урманнарны саклау, дәүләт бурычларын үтәү һәм урман янгыннарын профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Аксубай урманчылыгы» ДКУнең гомуми мәйданы 29631 гектар тәшкил итә, ул Аксубай (87%), Яңа Чишмә (11%) һәм Чистай (2%) районнары территориясендә урнашкан.

Урманчылык Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар урманчылык участокларыннан тора.

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2024 елда 86,6 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Дәүләт урман фондында 32,7 гектар мәйданда – урманнарны ясалма торгызу, 2,6 гектарда – урманнарны үрчетү, 53,9 гектарда (100%) урманнарны табигый торгызу эшләре башкарылган.

Андрей Ильмухин хисап елында урман культураларын механикалаштырылган һәм кулдан агрокарау (251 гектар мәйданда), киләсе елга урман культуралары астына туфрак эшкәртү (24,5 гектар), урман культураларын тулыландыру (122 гектар) эшләре башкарылуын билгеләп үтте. Әлеге төр эшләр буенча планнар 100 процентка үтәлгән. Законсыз кисүләргә, агачларга зыян килүгә юл куймау, санитар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча даими дәүләт контроле һәм күзәтчелек алып барыла.

«Урманнарны саклыйк» һәм «Хәтер бакчасы» акцияләре кысаларында Дәүләт урман фонды һәм торак пунктлар территорияләрендә 61296 төп агач утыртылган. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында гаять зур эшләр алып барыла, территорияләрне җыештыруга урманчылар белән бергә авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары да чыга.

Урман фонды җирләрен федераль программа буенча нәтиҗәлерәк патрульләү өчен, 2024 елда Аксубай урманчылыгына УАЗ-фермер автомобиле, ә Федераль мәгълүмат системасында эшләү өчен 6 компьютер һәм ноутбук алынган.

Шуны билгеләп үтәсе килә, 6 ел эчендә районга 14 берәмлек техника бүлеп бирелгән – бу урман культуралары эшләренең киң спекторын башкару – туфрак эшкәртү, урман культуралары утырту һәм агротехник карау өчен автомобильләр.

Районда өч мәктәп урманчылыгы эшли – бу урманчыларга лаеклы алмаш. Йомгаклау киңәшмәсендә шулай ук тармакның уку йортларына бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеләре турында да сөйләделәр.

Урман хуҗалыгы эшенә килгәндә, директор Сергей Кузнецов билгеләп үткәнчә, узган елда җитештерүгә 40 кеше җәлеп ителгән, сезоннан тыш – 20 кеше. Хезмәтләр күрсәтү планы 90 процентка үтәлгән. 2024 елда үзагач хәзерләү күләме 5 мең 489 куб тәшкил иткән, 4 меңнән артыгы – эре заводларга сатылган, 296 кубы – үз ихтыяҗлар өчен кулланылган, 245 кубометр утын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төяп җибәрелгән.

Профсоюз оешмасының эше турында Ләйсән Нигъмәтуллина хисап тотты, коллективның, төп эшләрдән тыш, ничек яшәве, район урманчыларының хезмәт династияләре турында сөйләде.

– Район территориясенең 21 проценты урманнар. Урман фондын саклау, арттыру һәм куллану карарын табу – безнең уртак бурыч, – дип йомгак ясады тармак җитәкчеләре чыгышына Алмаз Мингулов. – Урман хуҗалыгы министрлыгына республика урман хуҗалыкларына ярдәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган программалар һәм чаралар өчен рәхмәт белдерәбез.

Ул урман тармагының район бюджетын тулыландыруга керткән өлешен билгеләп үтте. Район буенча инвестицияләрнең гомуми күләменә 2024 елда урманчылар тарафыннан 4 миллион сум салынган, нефть компанияләре белән чагыштырганда бу зур сан булмаса да, кече предприятиеләр белән чагыштырганда бу уртак янчыкка саллы өлеш. 2024 елда товарларны төяп җибәрү 12 миллион сум тәшкил иткән.

Район җитәкчесеннән урманчыларга бистә һәм авыл җирлекләрен яшелләндерү өчен туя һәм утырту материалы бүлеп бирү буенча эшлекле тәкъдимнәр дә килде.

– Аксубай районында дәүләт заказлары барлык таләпләр һәм нормативлар нигезендә уңышлы үтәлә. Дәүләт урман фонды территориясендә районда 51 аренда шартнамәсе төзелгән, нигездә, бу нефть компанияләре һәм умартачылар. Аксубай урман хуҗалыгына килгәндә, ул агач эшкәртү цехларын модернизацияләү программасы тормышка ашырылачак 14 районның берсе, – дип нәтиҗә ясады киңәшмәгә урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Ул үз кул астындагыларны, бигрәк тә янгын куркынычы янаган чорда, контроль-күзәтчелек чараларын башкарып, законнар кысаларында гына эшләргә өндәде. Сүз уңаеннан, урманнарда янгын куркынычы чоры 31 марттан игълан ителде һәм чыгыш ясаучыларның игътибары нәкъ менә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелде.

Район җитәкчесе тиешле структуралардан һәм авыл җирлекләреннән янгын куркынычы янаган чор буенча чаралар исемлеген әзерләүне таләп итте. Былтыр ул урманнарда 194 көн дәвам иткән.

Урманчыларның эше канәгатьләнерлек дип танылды, бигрәк тә урман янгыннарын уңышлы профилактикалау һәм дәүләт йөкләмәләрен үтәү билгеләп үтелде. Чара азагында төбәкнең урман тармагын үстерүгә зур өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Аксубай урманчылыгының урман остасы Николай Иванов Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде, урман аударучы Дмитрий Сорокин, машина йөртүче Петр Яковлев район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


Нет комментариев