Путин яңа уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә срокларын билгеләргә кушты
Башкару вакыты – 2020 елның 1 декабре.
Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм төбәк хакимиятләренә 1 декабрьгә кадәр яңа уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләргә кушты. Тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Россия Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә, 2020/21 уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләячәк», - диелә йөкләмәләр исемлегендә.
Башкару вакыты – 2020 елның 1 декабре.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев