Полицейский һәм студентлар вакцинация ясатуда өстенлекле төркем исемлегенә кертелде
Моннан тыш, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында укучы, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны коронавируска каршы өстенлекле вакцина ясатуга тәкъдим итәләр.
Табиблар һәм укытучылардан тыш, өстенлекле тәртиптә полицийскиларга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм студентларга коронавирустан прививка ясатачаклар. Шул турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча рекомендацияләрнең яңартылган сигезенче версиясендә әйтелә. Бу хакта Интрефакс хәбәр итә.
«COVID-19 инфекциясенә каршы медицина оешмалары (барлык хезмәткәрләр), мәгариф оешмалары, полиция, җәмәгать транспорты, сәүдә, халыкны социаль яклау органнары, җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм башка оешма хезмәткәрләре (кунакханәләр, чәчтарашханә, химчистка, банк, сак предприятиеләре һ.б.) өстенлекле рәвештә вакцинация үтәргә тиеш», - диелә документта.
Моннан тыш, «урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында укучы, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны» коронавируска каршы өстенлекле вакцина ясатуга тәкъдим итәләр, диелгән рекомендацияләрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев