«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды
«Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия комплексы нормативларын тапшыруда катнаштылар.
Сынаулар «Юность» спорт комплексы базасында узды.
Программада 30 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, эскәмиядә басып торган килеш алга иелү кертелгән иде. Ир-атлар турникта тартылдылар, хатын-кызлар – яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту күнегүләрен башкардылар.
Катнашучылар яхшы физик әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм бердәмлек күрсәттеләр.
Фото КЦСОН «Нежность» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев