Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары “Россия символлары” дигән темага тукталдылар.
–Россия гербы, флагы һәм гимны Ватаныбыз турында һәрвакыт искә төшерә, – дип билгеләп үттеләр укучылар. – Без чиратлашып торган ак, кызыл һәм зәңгәр төсләрне күргәч, безнең илебез нинди зур, көчле һәм матур, ә анда нинди батыр халык яшәвен һәрвакыт искә төшерә алабыз. Без Ватаныбыз – бөек Россияне яратабыз һәм аның белән горурланабыз!
Нет комментариев