Мобилизацияләнүчеләрнең балаларына татлы бүләкләр
Узган ел безнең барыбызга да бик күп борчулар китерде, ләкин безнең кичерешләр махсус хәрби операция вакытында алгы линиядә яисә нацистлардан азат ителгән Украина территорияләрендә бурычларын үтәүче мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре кичергәннәр белән чагыштырырлык түгел. Алар өйдә ирләрен яисә әтиләрен көтәләр.
Иске Савруш клубы хезмәткәрләре, барлык православие динендәге христианнар мәрхәмәт һәм игелек күрсәтергә тиеш булган Раштуа бәйрәме көннәрендә, мобилизацияләнгән авылдашлары гаиләләренә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдереп, аларны бәйрәм белән котладылар һәм сабыйларына татлы бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев