Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәктәпләрдә укуны оештыру яңалыклары

2019-2020 уку елының дүртенче чиреген укучылар дистанцион рәвештә тәмамлады. Әмма 1 сентябрьдән уку гадәти форматта башланды: «адаптив карантин» системасы кертелде.

Район мәктәпләрендә яңа уку елы яңа, “коронавирус” кагыйдәләр буенча уза. 2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә учреждениеләр эшенең барлык өлкәләренә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Укучылар һәм педагоглар өчен бинага кергәндә термометрия үтү процедурасы мәҗбүри.

Тагын бер яңалык – дәрескә һәм тәнәфескә чакырып гомуми кыңгырау шалтырамаячак. Һәр төркем өчен шалтыратуларның индивидуаль расписаниесе төзелгән һәм мәктәпкә керү өчен билгеле бер вакыт бирелгән Бу төркемнәр арасында контактны минимальләштерү өчен эшләнгән.

Сыйныфлар агымнарга бүленгән. Беренче агым – бер вакытта, икенчесе башка вакытта шөгыльләнә башлый. Укучылар саны 100 кешедән артмаган мәктәпләрдә агымнарга бүлү каралмаган.

Укучыларны учреждениегә кергәндә тәрбияче белән бергә дежур сыйныф җитәкчесе каршы ала, алар тән температурасын контактсыз термометр белән үлчиләр. Шул ук вакытта алар битлектә булырга тиеш.

Белем бирү учреждениеләрендә авыру билгеләре булган балаларны сәламәт укучылар белән элемтәгә кермәү өчен укуга кертмәячәкләр. Шулай ук мәктәп эчендәге һәм башка массакүләм чаралар да гамәлдән чыгарылачак.

Белем бирү учреждениеләренә балаларның урамда йөрүен мөмкин кадәр ешрак оештырырга тәкъдим ителде. Укучылар һәм укытучы үз кабинеты чикләрендә битлекләрсез торачак, әмма 1,5-2 метрлы социаль дистанцияне үтәп, коридорларда алардан башка булу рөхсәт ителми.

Балалар сәнгать мәктәбендә расписание аз төркемле дәресләр өчен дә, индивидуаль дәресләр өчен дә төзеләчәк. Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә, уку биналарына кергәндә балалар термометрия процедурасын һәм кулларны йогышсызландыру чаралары белән эшкәртү узачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев