Мюдлылар үзара салым акчасын йөз процентка үзләштергән
Соңгы яңалыклар

Мюдлылар үзара салым акчасын йөз процентка үзләштергән

Мюд авыл җирлеге советы утырышы халыкның актив фикер алышуы белән узды.

Хисап чыгышында җирлек башлыгы Татьяна Зюзина бюджетның 108,9 процентка үтәлүен хәбәр итте. 

Җиде торак пунктта 1143 кеше теркәлгән. 

– Актуаль мәсьәләләр арасында – җирлек территориясен төзекләндерү, – дип билгеләп үтте муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Язын авылларда төзекләндерү буенча икеайлык игълан ителә. Безнең территориябез зур, тиешле тәртиптә тотарга кирәк булган объектлар да җитәрлек, халыкка өмәләрдә катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. 

Агымдагы елда үзара салым акчалары 100 процентка үзләштерелгән. Гомуми суммага Ахматка һәм Татар Сөнчәлесе авыллары өчен вак таш сатып алынган, Мюд поселогы, Иске Мокшино авылы урамнарына вак таш түшәлгән, Мюдта Сөлчә елгасы аша күперне ремонтлау өчен материал сатып алынган. Шулай ук акчалар су белән тәэмин итүне оештыруга (резерв насослар сатып алуга, скважинадагы торбаларны алмаштыруга, Иске Мокшино авылы территориясен үләннәрдән чабуга һәм Иске Мокшино авылы клубында ишекләрне алмаштыруга тотылган. 

2022 елда урамнарны яктырту программасы буенча өстәмә рәвештә Ахматкада 10 яктырткыч һәм Пионер поселогында 20 яктырткыч урнаштырылган. Ахматкага кадәр тугыз километр юл зур проблема булып тора, аеруча кышкы чорда. 

Авыл җирлеге башлыгы җирлек тормышында актив катнашучы кешеләрне билгеләп үтте. 

– Хәйриячеләр ярдәме белән авыл мәдәният учаклары теннис өстәлләре, велотренажер, музыка колонкасы, яңа ел чыршысы, туп, шахмат, шашка белән тулыланды, – диде ул. – Мюд клубына якташыбыз Сергей Смольков теннис өстәле һәм велотренажер бүләк итте. Өлкәннәр көненә ул Чистайдан артистлар алып килде, пакетлар таратуны оештырды. Сугыш чоры балалары статусына ия булган һәр кеше (103 кеше) 3 килограмм карабодай һәм 2 литр үсемлек мае алды. Андрей Цыганов Иске Мокшино клубы өчен иганәче булды, ул теннис өстәле бүләк итте. 

Җирлек башлыгы шулай ук мәдәният йорты янындагы участокка утырту өчен үсентеләр биргән Светлана Прончатовага, Мюд клубын ремонтлауда һәм яңа ел чыршысын урнаштыруда ярдәм иткәне өчен Николай Степановка рәхмәт белдерде. 

Утырыш барышында халык сораулар бирде, җирле хакимият органына тәкъдимнәр, теләкләр белән чыгыш ясады. Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар корпусының узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде, авыл халкының сорауларына җавап бирде, кайберләрен алга таба эшләп бетерү өчен кабул итте.


Нет комментариев