Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр кертү — безнең мәнфәгатьләрне яклау

Илнең Төп законын үзгәртү гражданнар хокукларының социаль гарантиясен киңәйтергә һәм суверенитетны ныгытырга тиеш.

Конституциягә төзәтмәләр кертү Россия халкын социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятләрен, телләрен сакларга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу фикерне үзенең видеомөрәҗәгатендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әйтте.

«Конституциягә төзәтмәләр кертү бик мөһим. Дәүләтебезнең гомер буе бәйсез һәм суверен булуы кирәкмиме әллә безгә? Безнең балалар, хатын-кызлар, өлкәннәрнең конституцион планда социаль якланган булуы кирәкмиме? Без халкыбыз белән бербөтен һәм без төзәтмәләр кертәчәк Конституция — безнең мәнфәгатьләрне алга таба яклау ул», — диде митрополит Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп.  

Россиянең Төп законын үзгәртү илгә киләчәк таләпләренә каршы торырга ярдәм итәчәк дип ышана владыка: «Күрәсезме, коронавирус нинди куркыныч китереп чыгарды — бу күзгә күренми торган дошман. Ә читтән никадәр авырлык! Ә Татарстан халкының бердәмлеге бөтен Россиягә күрсәтелергә тиеш, без икътисади һәм мәдәни яктан гына алга киткән республика түгел, ә үзебезнең сайлау өчен дә җаваплы.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев