2024 елның җәе бик матур булырга вәгъдә итә – матур чәчәк түтәлләре аксубайлыларның һәм район кунакларының күзләрен иркәләячәк.
Озакка сузылган салкын көннәрдән соң район үзәгендә чәчәк үсентеләре утыртуга керештеләр. Питомниктан петуния һәм бәрхет чәчәкләре партиясен алып килделәр. Сигез мең төптән артык чәчәк Мазилин урамы буенча һәм Хәрби дан мемориалы тирәсендә утыртылачак. Бу участокларда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм башка оешмалар эшчеләре тырышып эшли.
– Эш күләме бик зур, шулкадәр күләмдәге үсентеләрне утыртыр өчен бик күп вакыт һәм көч таләп ителәчәк, – дип билгеләп үтте шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Аннан соң тәрбияләү, даими су сибәргә кирәк булачак. Эш җәй буена җитәчәк.
Җәй айларында Аксубай техникумына якын территория дә төрле төстәге матур чәчәкләргә күмелеп утырачак. Бу матурлыкка бүген техникум студентлары һәм педагоглары нигез сала. Алар үз куллары белән 30 мең төптән артык төрле төстәге петуния, саргылт-кызгылт бәрхет гөлләр һәм ут-кызыл сальвий үсентеләре үстергәннәр һәм аларны түтәлләргә утырталар.

Нет комментариев