Бүген иртән унөч егет РФ Кораллы Көчләре сафларына китте.
Алар – аксубайлылар Артем Атряскин, Игорь Захаркин, Никита Михайлов, Марат Низаев, Булат Яруллин, Иске Үзидән Владимир Ваструков, Кисадан Антон Егоров, Трудолюбоводан Игорь Калмыков, Сөнчәледән Алексей Крайнов, Тарханкадан Владимир Морозов, Иляшкинодан Сергей Плаксимов, Иске Ибрайдан Илназ Сруров.

Китүчеләр арасында – Аксубай техникумы чыгарылыш укучылары да бар, алар күптән түгел генә белем турында диплом һәм йөртү таныклыклары алдылар. Ә калганнары – шәһәрләрдә һәм районда эшләүче яшьләр.
Җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Сез армиягә хәрби фәнне үзләштерер өчен барысыз, – диде ул. – Сезгә катлаулы вакытта хезмәт итәргә туры килә. Бүген армиягә таләпләр катгый, хезмәт иткән вакытта да барысы да төгәл һәм устав буенча булырга тиеш. Сез Ватанның лаеклы сакчылары булырсыз дип ышанам. Хәерле юл сезгә!
Генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасының чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов иртәгесе солдатларга уңышлы хезмәт теләделәр.
Яшь егетләр хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган танк взводы командиры, махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Сәмигуллинның мөрәҗәгатен аерым игътибар белән тыңладылар.

– Мин үзем дә кайчандыр шушы сафта басып тордым, мине сроклы хезмәткә озатканнар иде, – дип искә алды ул. – Мин дә сезнең кебек дулкынландым. Мин сезне яхшы аңлыйм. Алда сезне көткән нәрсәләр – ул авыр сынау срогы. Мин сезгә сабырлык һәм аек акыл телим – үзегезне чолгап алган бар нәрсәгә аек акыл белән карагыз. Һәм тагын: хезмәт чорында үзегез өчен нәрсәгәдер өйрәнергә вариантлар эзләгез.
Махсус хәрби операция зонасында нацистлар белән көрәшүче һәм батырлыклар кылучы кеше армиягә китүче егетләрдә соклану уятты. Аның армия турындагы һәр сүзе – ышанычлы һәм авыр сынауларда сыналган.
Нет комментариев