Аксубай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе тәмамланды.
Предприятие һәм оешма коллективларының, башкарма хакимият органнарының, шәхси эшмәкәрләрнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ярдәм кулы сузулары нәтиҗәсендә мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарлары тутырылган портфельләрдән торган 165 комплект җыелган. Яңа уку елы алдыннан рюкзакларны күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырачаклар. 60 комплект махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен махсус җыелган иде.
— Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез, — ди мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина. — Сезнең игелекле булуыгыз аркасында, без бүген үк, балалар яңа уку елын шатланып һәм артык кайгыртусыз башлап җибәрсеннәр өчен, аларга тулы комплектлы портфельләр тапшыра алабыз. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе — балаларыбызның киләчәге турында кайгырту. Без бергәләп, мохтаҗларга ярдәм итеп, дөньяны яхшырта алачагыбызга ышанабыз!
Нет комментариев