Виталий Тарасов исемендәге мәктәп укучылары Иске Мокшино авыл клубында булдылар.
Вероника Вырдина җитәкләгән мәдәният учреждениесендә әкият геройлары белән очрашу булды. Ял итүчеләрне төрле уеннар һәм бәйгеләр көтте. Анда укучылар белән бергә әкият геройлары да катнашты.
Балалар атна буена җитәрлек күтәренке күңел һәм энергия алды. Әмма сюрпризлар көне моның белән генә тәмамланмады. Анда катнашучыларның барысы да мәдәният учагыннан татлы призлар алды.
Нет комментариев