Савгач урта мәктәбендә узган балалар Акатуе (Сабан туе) бәйрәмнең барлык элементларын үз эченә алды
Иртәнге зарядкадан һәм иртәнге аштан соң мәктәптә күңелле Акатуй башланды.
Чын сабан бәйрәмендәге кебек, балалар, тапкырлык, җитезлек һәм көч күрсәтеп, катлаулы бәйгеләрдә катнаштылар. Анда Акатуйның барлык атрибутлары күрсәтелде һәм барасы да күнегелгән кагыйдәләр буенча узды. Капчык киеп йөгерү, капчык белән көрәш, чүлмәк вату, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү һәм башка күптөрле уеннар оештырылды.
Барысы да төрле ярышларда теләп катнаштылар һәм барысына да бүләккә татлы призлар тапшырылды.
Балалар милли Акатуй бәйрәмнән онытылмаслык тәэсирләр алдылар.
Нет комментариев