Кырчылар югары темп алды
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренең кызган чагы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 14 майга алынган оператив мәгълүматларына караганда, көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән, пар җирләрен тырмалау соңгы гектарларда алып барыла.
Сабан культуралары 38185 гектардан артык игелгән, план буенча 46073 гектар (гомуми күләмнең 83 проценты), шул исәптән: 23 мең гектардан артык сабан культуралары (9 мең гектарга якын сабан бодае, 11 мең гектардан артык арпа, 2 мең гектардан артык солы) чәчелгән.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6 мең гектардан артык азык культуралары (5700 гектардан артык берьеллык үләннәр һәм катнаш үләннәр, 600 гектардан артык силос өчен кукуруз), 8 мең гектардан артык техник культуралар (шул исәптән 5600 гектардан артык көнбагыш, 2 мең гектар рапс, 600 гектар гәрчич) чәчелгән. Сидераль үләннәр 2 мең гектардан артык мәйдан биләгән.
«Волга Селект» һәм «Актай» ҖЧҖ сабан культураларын чәчүне төгәлләде, «Аксу Агро» ҖЧҖдә сабан культуралары план күләменең 90 процентында чәчелде. «Аксубай», «Волжская» АФда чәчү эшләре өлгер темп ала.
Районның крестьян-фермер хуҗалыкларында да язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. Район кырларында үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча агрочаралар алып барыла. Бүгенге көндә 7 мең гектардан артык мәйдан – чүп үләннәренә, 3 мең гектардан артыгы корткычларга каршы эшкәртелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев