«Кӗрешӳ» турнирында бронза яуладылар
Соңгы яңалыклар

«Кӗрешӳ» турнирында бронза яуладылар

Чуаш мәдәниятенең «Уяв» бәйрәменә багышланган чуаш милли көрәше буенча ачык турнирда районның спорт мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны алды.

Көрәшчеләр үзләренең осталыкларын һәм көчләрен күрсәттеләр. Даниил Золин яхшы физик әзерлекле булуын дәлилләп, беренче урынны яулады.

Көмеш медальләргә – Кирилл Енизеркин, Реналь Гафиятов һәм Юныс Вафин; бронза медальләргә Владимир Детков, Тимур Ласточкин һәм Дмитрий Хусенов лаек булдылар.

Өченче урын – бик яхшы нәтиҗә, ул спортчыларның һәм тренерларның тырыш хезмәтен чагылдыра.


Нет комментариев