Редакциягә шәхси хуҗалыкларында бройлерларның үлүе сәбәпле берьюлы берничә кеше мөрәҗәгать итте.
Чөнки күпчелек халык җәйге чорда аларны өчдүрт чорда – апрельдән октябрь аена кадәр үстерә һәм бу гаилә бюджеты өчен зур ярдәм булып тора.
Кош-кортны сатып алу, азык бәяләреннән чыгып исәпләгәндә, аны үстерү – зур файда да китерми кебек. Шуларга тагын аларны тәрбияләү дә өстәлә. Өстәвенә, күз карасыдай карап үстергән бройлерлар үлә дә башласа, тагын да аяныч. Тышкы яктан сәламәт күренгән кош башта авыр сулый башлый, томшыгы ачыла, аннары күзләрен йома. Үлем берничә сәгатьтән соң башлана. Хуҗалар ышандырганча, алар ветеринарлар киңәше белән кошларга антибиотиклар, хәтта паразитларга каршы препаратлар эчергәннәр. Өстәвенә, кош-кортлар төрле сатучылардан сатып алынган. Күпләр аны хуҗалыкларында инде айдан артык асраган.
Моның сәбәбен ачыклау өчен без районның баш ветеринария табибы Александр Мясниковка мөрәҗәгать иттек. Бу проблема белән ветеринария хезмәтенә дә мөрәҗәгать итүче аксубайлылар булган икән инде, кош түшкәләре ачып карап та, лабораториядә дә тикшерелгән.
– Бу инфекция түгел, органнар зарарланмаган. Әгәр вирус инфекциясе өчен хас билгеләрнең, шул исәптән тизәкнең сыек булмавын да исәпкә алганда, кошларның үлеме соңгы атнада безнең киңлектә күзәтелгән эсселек белән бәйле, – дип билгеләп үтте баш ветеринар. – Кош-кортны ышык, яхшы җилләтелгән бинада тотарга кирәк. Эчә торган су гел чиста булырга тиеш.
Хәлне җентекләп һәм мөмкин булганча ачыклау өчен ветеринария хезмәтенә 18 ел дәвамында кошлар үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнүче Зөлфия Гатинаны да чакырганнар. Аларның хуҗалыгында кошларның үлеме юк. Ул да кош-кортларны эсселек һәлак итә дип саный. Ул газета укучыларны мөмкин булган башка сәбәпләрдән кисәтү өчен, бройлерларның үлеменә китергән башка сәбәпләр турында да сөйләде.
– Еш кына хуҗалар җимлекләрне көне буена җитәрлек итеп тутырып, эшкә чыгып китә. Азык коры булганда да, температура йогынтысында, ул бозыла башлый, әгәр составында бәрәңге дә булса, барысы да әчешә. Кошларга азыкны бер тапкыр ашарлык итеп кенә бирергә кирәк. Кошкорт алып кайтканчы, бинаны тулысынча йогышсызландыру зарур – чисталык стериль булырга тиеш. Бройлерлар төрле инфекцияләргә тиз бирешүчән, аларны башка кош-корт яки малтуар белән бергә асрарга ярамый. Аларга ябык бина бүлеп бирү мәслихәт. Бройлер – ит токымлы кош, аларга зур мәйдан кирәкми, 10-15 баш кош өчен бер квадрат метр мәйдан җитә, – дип киңәш итте Зөлфия Әскәр кызы.
Асраудан тыш, ашатуны да катгый контрольдә тотарга кирәк, диләр белгечләр.
Сыйфатның төп критерие – шул ук катнаш азык арзан була алмый, чөнки бодайның килограммы да 16 сумнан да арзанрак түгел. Иң яхшысы азыкны үзең әзерләү, бодайга сөяк, балык оны, витаминлы өстәмәләр комплексы өстәргә, интернетта катнаш азык рецептлары бар.
Катнаш азыкны сатып алган очракта, сатучыдан корт-кошка зыян китермәс өчен сертификат таләп итәргә кирәк. Хәтта эсселек йогынтысында коры азык та бозылырга мөмкин, шуңа күрә җимлекләрне аз-азлап, әмма ешрак тутырырга.
Тагын берничә киңәш: әгәр сез бройлерларның бер партиясен сатып алгансыз икән, һава-тамчы юлы белән йога торган инфекциягә юл куймас өчен, аларны тагын бер төр кош белән тулыландырырга ярамый. Авыру вакытында терлекләр өчен махсус антибиотиклар кулланырга, шулай ук өйдәге табигый дару үләннәрен – әрем төнәтмәсен, сыек итеп әзерләнгән марганцовка эретмәсен кулланырга да мөмкин. Әмма бу эретмәләр дә көне буена кояшта торырга тиеш түгел.
Нет комментариев