Бәйге эшләре 2020 елның 31 августына кадәр кабул ителә.
«Коръән нуры» хәйрия фонды, «Коръән әһелләре» журналы һәм «Коръән-каләм» оешмасы белән берлектә, «Тормышымда — Коръән эзе» дип аталган бәйге игълан итә. Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала.
«Коръән — мөселманнарның иң кадерле китабы. Ул безнең тормышыбызның нигезе. Аллаһы Тәгаләгә якынаю, күңелебезгә оялаган тискәре уйларны бетерү өчен дә, йөрәгебезне шатлык биләп алганда да Коръәнгә омтылабыз. Мөһим чараларны, зур эшләрне һәрвакытта да изге Коръән сүзләреннән башлыйбыз.
Коръән — Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәр аша җиткерелгән тормыш кагыйдәсе. Көндәлек тормышта безне борчый торган сорауларга җавапларны да, яңа эшләр башлаганда илһам һәм яңа уй-фикерләрне дә Коръәннән алабыз, гыйбрәтле тарих һәм әхлак үрнәкләрен укып сокланабыз. Укучыларыбызда да Коръән белән бәйле булган истәлекле вакыйгалар табылыр дип өметләнәбез», — дип җиткерә оештыручылар.
Катнашучылардан Коръән белән бәйле булган истәлекләр көтәләр. Эшләрнең күләме А4 форматында, ике биттән дә артмаска тиеш. Үзегезнең тулы исемегезне, туган көнегезне, кайда эшләвегезне, элемтә өчен телефонны күрсәтүегез сорала.
1нче урын алучыга «Коръән-каләм» китабы тапшырылачак, 2нче урын алучыга — шәмаил, 3нче урынга — истәлекле бүләк.
Эшләрне svet.korana@yandex.ru электрон адресына «конкурска» дигән тамга белән җибәрү сорала.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев