Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүләрне 505 000 сумга кадәр арттырды, бу суммага РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум түләү дә өстәлә.
Җәйнең беренче ике аенда контракт буенча китәргә карар кылучылар 700 мең сум алачак. Шулай ук аларга Аксубай муниципаль районыннан матди кызыксындыру да кушыла. Түләүләргә хокук, факттагы яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контрактка кул куярга теләүче барлык гражданнарга, шулай ук чит гражданнарына да кагыла, аларга тиешле канун нигезендә РФ гражданлыгын һәм ИНН алуда ярдәм итәчәкләр.
Бу – дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга басарга әзер битараф булмаган һәм патриотик рухлы гражданнар өчен республика хакимиятеннән һәм муниципаль хакимият органыннан ярдәм. Контрактчыларны махсус хәрби операция сугышчыларының теләкләре исәпкә алынган иң яхшы киемнәр белән дә тәэмин итәчәкләр.
Аксубай районы халкына контракт буенча хезмәт итәргә документлар тапшыру өчен яшәү урыны буенча авыл җирлеге башкарма комитетына яисә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитетының хәрби-учет өстәленә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, Совет урамы, 2 йорт. Тел.: 8 (843-44) 2-73-66.
Нет комментариев