Киләсе ел уңышына бүген нигез салына
Соңгы яңалыклар

Киләсе ел уңышына бүген нигез салына

«Волга-Селект» ҖЧҖ ындыр табагында көзге чәчүгә орлык әзерлиләр һәм объектларга җибәрәләр.

Көзге игеннәр өчен районда 16500 гектарга якын мәйдан бүленгән.

«Волга Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе ындыр табагында киеренке чор. Иртәдән кичкә кадәр орлык материалын чәчүгә әзерләү – яхшы шытым бирсен һәм авырулардан саклау өчен препаратлар белән эшкәртү алып барыла. Эш ике сменада оештырылган. Беренчесе 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Икенче смена 13:00 сәгатьтә башлана һәм 19:00 сәгатьтә төгәлләнә.

Орлыкларны агулап бетергәннән соң, складны башка төр орлык салу өчен җыештыралар. Эшчеләр мәйданны тырышып чистарталар. Орлык әзерләүдә Сергей Захаркин, Андрей Степанов, Надежда Исаншина җиң сызганып эшлиләр. Төягеч белән Анатолий Макаров идарә итә, эшчеләр Марсель Сулейманов, Вячеслав Шувалов, Денис Габдрәхимов орлык материалын озату өчен транспортка төяүдә ярдәм итәләр.

– Орлык материалын көзге чәчүгә вакытында әзерләү өчен, ашлык склады хезмәткәрләре зур нәтиҗәләргә ирешеп, намуслы эшлиләр, – дип билгеләп үтте склад мөдире Айдар Габдрахманов.

Бу хуҗалыкта орлыкны чәчүгә әзерләү барышы белән ТР Россельхозүзәгенең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов та танышты һәм ындыр табагы эшчеләренә киңәшләрен бирде.


Нет комментариев