Хезмәтне саклауда социаль иминият ярдәм итәчәк
Эш урынында хезмәткәрнең тулы иминлеген тәэмин итү өчен предприятиеләрнең һәрвакытта да финанс мөмкинлеге җитмәскә мөмкин.
Социаль иминият Фонды бу мәсьәләдә ярдәм итә ала. Бу хакта Социаль иминият Фондының Аксубай районы буенча 12 нче филиалы уполномоченные Миңсылу Сафина бәян итә.
– Предприятиеләр һәм оешмалар РФ социаль иминият Фонды хисабына хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча кайбер чараларны үткәрә алалар. Атап әйткәндә, иминият кертемнәре суммасы хисабына хезмәт шартларын махсус бәяләү, куркыныч һәм зарарлы факторларны киметү, аерым категория хезмәткәрләрне хезмәтне саклау буенча укыту, шәхси саклану чаралары сатып алу, хезмәткәрләрне дәвалау -профилактика туклануы белән тәэмин итү чыгымнары керергә тиеш.
Шулай ук 2019 елдан башлап, оешмаларның финанс ярдәме кысаларында пенсиягә чыгу алдында торган һәм пенсия яшендәге эшләүче хезмәткәрләрен санатория-курорт дәвалавына җибәрү мөмкинлеге туды. Фонд хисабына производствода имгәнү алуны һәм һөнәри авыруларны кыскарту буенча кисәтү чаралары белән финанс тәэмин итүгә гаризалар һәм документлар тапшыру вакыты 1 августтан төгәлләнде.
Кызганыч, финанс тәэмин итү өчен бөтен оешмалар да мөрәҗәгать итә алмадылар. Финанс белән тәэмин итү иминиятләштерүче тарафыннан производстводагы бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәренең 30 проценты чикләрендә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
2020 елга бюджетларны караганда һәм раслаганда, хезмәтне саклау торышын яхшырту, производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авырулар санын киметү, шулай ук Фонд бюджетыннан өстәмә финанслауны җәлеп итү өчен, муниципаль учреждениеләр тарафыннан Фонд акчалары хисабына финанслана торган производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын тормышка ашыруга акча куллану мөмкинлеген алдан карауны сорыйбыз, шулай ук аларга 2020 елда кисәтү чараларын финанслауда катнашырга киңәш итәбез.
Җентекле мәгълүматлар алу һәм кисәтү чараларына финанслау тәэмин итү турындагы гариза белән безнең социаль иминият Фондына мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев