Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халыкка уңайлы булсын өчен

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча халыкка уңайлы булсын өчен түләүләрнең электрон формалары кертелде, алар счетларны түләргә чиратта торуны гамәлдән чыгару мөмкинлеге бирә.

Электрон түләүләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, Интернет, банкоматлар һәм инфоматлар (түләү терминаллары) аша тормышка ашырып була. ТКХ өчен түләүнең электрон ысулы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә түләүләр системасындагы кебек, ниндидер затларның тыкшынуын күздә тотмый, шул рәвешле акчалата комиссия дә алынмый.

– Интернетка керү мөмкинлеге булган аксубайлылар, квитанцияләрне банкка килмичә дә түли алалар, – дип аңлатты Борис Анатольевич. – Интернет ярдәмендә санагыч җиһазлар күрсәткечләрен кертергә була, ә бу вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Квитанцияләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша түләгәндә порталның https://uslugi.tatar.ru сайтында теркәлергә, аннан соң Шәхси кабинетка керергә.

«Услуги в электронном виде для жителей» бүлекчәсендә «ЖКХ» пунктын табарга һәм монда хезмәтләр исемлеге аша түләргә. Түләүләрне порталга кертү өчен лицевой счет номерын, түләүченең мәгълуматларын һәм җиһаз номерын кертергә кирәк. Түләү башкарылганнан соң квитанция формалаша, кирәк булганда аны бастырып чыгарырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев