Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр

Бер елдан артык инде, РФ Пенсия фонды идарәсе Аксубай районы буенча клиент хезмәте сыйфатында эшли.

Үзгәртеп кору кадрлар составына үзгәрешләр кертте. Клиентлар хезмәтенең бурычы – документларны кабул итү, документларны хокукый эшкәртү, ә алар буенча карарларны Нурлатта баш оешма кабул итә.

Клиентлар хезмәте карамагында 8800 дән артык кеше. Бу – район халкының өчтән бер өлеше дигән сүз. Аларга 9 белгеч хезмәт күрсәтә.

Гражданнарны белгечләр Наталья Крюкова, Вероника Тихонова, Татьяна Степанова, Елена Ваструкова, Алевтина Лаврентьева, Галина Ермолаева, Надежда Кононова кабул итә. Барлык белгечләрнең дә Пенсия фондында эш тәҗрибәсе биш елдан да ким түгел, алар үз эшләренең осталары. Пенсия алучы гражданнарның социаль мәсьәләләрен хәл итү нәкъ менә алардан башлана да инде.

Көн саен аларга төрле мад дәләр буенча түләү мәсьәләләре белән дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта балаларга түләүләр алуга гариза бирүчеләр агымы дәүләт хезмәтләре Порталы аша уза. Яңалыкларга бәйле, клиентлар хезмәте коллективына максималь йөкләнеш белән эшләргә туры килә.

–Һәр гариза бирүче коронавирус инфекциясе аркасында дәүләт тарафыннан каралган социаль ярдәмне үз вакытында ала алсын өчен, белгечләр үзләренең эш көнен иртәнге алтыдан башлап, кичкә кадәр дәвам итәләр, – дип сөйли клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева. Аксубай районы клиентлар хезмәтенең эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да республикада иң яхшылар рәтендә булуы очраклы түгел.

Кайчагында клиентлар хезмәтенә якын кешеләрен югалтудан психологик халәттә булган кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Белгечләр халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп, үз эшләрен намус белән һәм төгәл башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев