Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күңелле ял иттеләр

Елның иң эссе вакыты җәйнең икенче ае үтеп бара.

Ел дәвамында безнең һәркайсыбыз бу вакытка зур планнар төзи: ремонт эшләрен башларга, гаилә корырга, күп вакытны балалар белән үткәрергә, әти-әниләрне диңгез буена ял  итәргә алып барырга.  Тормыш ыгы-зыгысы белән без көннәрнең ничек үткәнен дә сизми калабыз. 

Үзәк  паркта Аксубай районы Мәдәният йорты артистлары  әзерләгән гаилә ял кичәсе мизгелләрнең үтүен бераз булса да туктатырга ярдәм итте. 

Ял кичәсе чынлап та гаилә бәйрәменә  әверелде – кунакларның   олысыннан алып кечесенә кадәр сәхнәгә тартылды.  Концерт программасы да кызыклы  иде. 
Бистә балалары Надежда Мишина белән берлектә, бию хәрәкәтләрен берсе артыннан икенчесе кабатлап, импровизацияләнгән биюле флеш-моб башкардылар.  Сөенечтән сабыйларның йөзләре  балкыды, алар ихластан шатландылар, яңа иптәшләр таптылар. 

Музыкаль бәйрәм салмак кына җитди кәеф алды, алып баручы Татьяна Григорьева төрле телләрдә җырлар башкарган Аксубай җырчыларын сәхнәгә чакырды.

Яшь, талантлы артистлар Оксана Ильмухина, Фәнис Низамов, Резидә Гатина, Инсаф Идиатуллин һәм Елизавета Золина бәйрәмгә  җыелучыларның күңелләрен күтәрделәр, аларның дәртле чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, чарада катнашучылар түзеп тора алмадылар, аларга кушылып җырладылар.

Аксубайлылар Эдуард Ильин һәм Ильхат Фәизов башкарган  җырлар астында дәртләнеп биеделәр. 

Гаилә ял кичәсе җылы мохиттә үтте, аксубайлылар тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Оештыручыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткәннәре өчен  рәхмәт әйтеп, мондый бәйрәмнәр ешрак булсын дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев