Казанның җыелу пунктында мобилизацияләнүчеләр янына Аксубай районы җитәкчелеге барды
Соңгы яңалыклар

Казанның җыелу пунктында мобилизацияләнүчеләр янына Аксубай районы җитәкчелеге барды

Кичә Аксубай районы делегациясе Казанга мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына барды.

Сәфәр кич белән оештырылды, чөнки мобилизацияләнүчеләр полигонда әзерлек һәм сугышчан өйрәнүләр узалар һәм биредә күнекмәләр кичкә кадәр оештырыла.

Делегацияне район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев җитәкләде.

–Егетләр белән очрашып сөйләштек. Безнең егетләр сугышчан бурычны үтәүгә әзер. Алар тиешле үрнәктәге барлык кирәк-яраклар – форма, аяк киеме, кием комплектлары, шулай ук тулы күләмдә туклану һәм дарулар белән тәэмин ителгән, – дип шәрехләде Илшат Заһидуллин. – Яшәү һәм урнашу шартлары яхшы.

Мобилизацияләнгән аксубайлыларга якташларыннан посылкалар, кирәк-яраклар өчен акчалата ярдәм һәм изге теләкләр тапшырылды.


Нет комментариев