Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Kazanforum»да «медиалы дипломатия» нечкәлекләре турында фикер алышачаклар

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең зур мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре Россия коллегалары белән берлектә «Россия – Ислам дөньясы: тотрыклы үсеш һәм икътисади чәчәк ату өчен медиасессия» үткәрәчәк.

Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы барышында узачак. Киңәйтелгән дискуссиядә Мәгълүмат агентлыклары берлеге (UNA) генераль директоры Мөхәммәт Абдраббо Әлями, шулай ук Россия, Гыйрак, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Төркия һәм башка агентлыклар җитәкчеләре катнашачак.

«Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары – илләр арасында тотрыклы үсеш һәм икътисади партнерлыкның этәргеч көче. Нәкъ менә шуңа күрә медиахезмәттәшлек – «медиалы дипломатия» - хәзерге шартларда үз дәүләтләренең дипломатиясенә ярдәм итә, мәгълүматка бер дәрәҗәдә ия булу мөмкинлеген тәэмин итә һәм массакүләм мәгълүмат чараларын сәясәтләштерүгә каршы тора. Бу уңайдан Россия ислам дөньясы илләре белән уртак мәгълүмати куркынычларга каршы көрәш өчен актив диалог яклы», – дип хәбәр итте «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

KazanForum чараларын яктыртуга 700гә якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре гариза биргән. Мәйданчыкларда дөньяның 22 иленнән 42 чит ил матбугат чарасыннан 60тан артык журналист эшләячәк.

Журналистларга уңайлы булсын өчен, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы территориясендә 1500 квадрат метр мәйданда медиаүзәк төзелә. Ул 100 урынлык эш зонасыннан, туклану, ял итү зоналарыннан һәм партнерлар штабларыннан торачак. Медиаүзәктә форумның эшлекле программасы сессияләрен трансляцияләнәчәк. ВГТРК «Россия» төп телевизион хәбәр итүче булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев