Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казанда биш катлы йортта чыккан янгыннан ике кешене коткарганнар

Янгын кичә кичке уннар тирәсендә Тукай урамындагы йортта чыккан.

Казанда биш катлы йортта чыккан янгыннан ике кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 21.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Тукай урамындагы 102нче йортта янгын чыкканлыгы турында хәбәр алынган.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр биш катлы йорт  фатирларының берсендә диван януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр саклагыч битлек ярдәмендә ике кешене янгыннан алып чыккан. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

22.02 сәгатьтә янгын  сүндерелгән. Янгын мәйданы 9 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәт сәбәпләре билгеләнә. 
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев