Рус Кармәте авылындагы Казан Изге Ана иконасының борынгы чиркәве аксубайлыларның һәм район кунакларының күбесенә таныш.
Казан Изге Ана иконасы чиркәве калкулыкта урнашкан һәм Чистай-Аксубай автомобиль юлыннан ерактан ук күренеп тора. Бу XIX гасырның уникаль корылмаларының берсе. Совет елларында аны коммунистлар җимерергә теләгәннәр, ләкин төзелеш бик нык булып чыккан, хәтта куәтле техникага да бирешмәгән.
Хәзерге вакытта Рус Кармәте авылы белән кушылып киткән Дмитриевск авылында 1887 елда төзелгән Казан Изге Ана иконасының таш гыйбадәтханәсе бүгенге көнгә кадәр сакланды. Совет елларында ул склад булып хезмәт иткән. 1989 елда янәдән дин тотучыларга тапшырыла. Бина нык тузганлыктан реставрацияләүгә мохтаҗ.
Гыйбадәтханә алпавыт Н.И. Жукова акчасына төзелә, аның ире Дмитриев авылы кенәзе Ю.С. Хованский утары хуҗасының туганы була. Чиркәү проектын 1884 елда Казан архитекторы А.Е. Остовский төзи.
Төзелеш симметрик композицияле чиркәүләр тибына керә. Чиркәүнең төп өлеше гөмбәз белән капланган дүртлектән гыйбарәт. Аның төньяк һәм көньяк фасадларында, үзәк өлеш күчәрендә пилястралар араларында язулы биек аркалы ишекләр һәм ике яклап аркалы тәрәзәләр урнаштырылган.
Көнчыгыштан гыйбадәтханәне өч ярым түгәрәк тәрәзә яктыртып тора. Өч катлы чаң кагу өлеше кагу барабаны һәм башлыгы булган сигез кырлы купол белән тәмамлана. Фасадлар рус мотивлары һәм классицизм архитектурасы элементлары белән бизәлгән. Ул псевдорус юнәлешендәге электика стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле.
Казан Изге Ана иконасы чиркәве 1930 елга кадәр эшләгән. Ул ябылганнан соң, дүрт катлы иконостас сүтелгән һәм өлешчә Чистай соборына күчерелгән. Туксанынчы елларда гыйбадәтханә өлешчә торгызылган, ремонтланган.
Аны торгызу инициаторларының берсе Аксубай районының Мактаулы гражданины Евгений Копанев булды. Ул шулай ук гыйбадәтханәнең ничек торгызылуы һәм аны төзекләндерүдә катнашучы кешеләр турында китап та язды. Евгений Петрович бүген дә чиркәүне торгызуда финанс ярдәме күрсәтә.
Ел саен Казан Изге Ана иконасы, чиркәүнең тәхет бәйрәме көнендә бөтен районнан җыелган мәхәллә кешеләре белән илаһи литургия уздырыла. Хәзерге вакытта безнең гыйбадәт йортында иеромон Иоанн Сидоренко хезмәтләр үткәрә.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий фатихасы белән Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу буенча актив эш башланды.
Безгә Аксубай һәм Нурлат районнары Благочинные протоиерей Александр Качаев зур ярдәм күрсәтә. Узган ел Аксубай юл хуҗалыгы эшчеләре көче белән елга аша чиркәүгә илтүче юлга буа салынды. Соңрак алар тарафыннан чиркәүгә алып барган юлга вак таш җәелде.
Хәзер гыйбадәтханәгә теләсә нинди һава торышында җиңел автомобильдә барып була. Моның өчен “Татавтодор” ААҖ филиалы директоры Фәнис Сафинга һәм аның коллективына зур рәхмәт.
2015 елда көчле давылдан соң чиркәү түбәсе нык зыян күрде. Аны торгызуда шушы авылда туып-үскән, Рус Кармәте җирлегендә бик күп кенә игелекле эшләрнең меценаты һәм иганәчесе булган, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Александр Ипполитов ярдәм итте. Игелекле эшләре өчен аңа бик зур рәхмәт.
Шулай ук узган елда куполларда тәреләр төзәтелде. Бу эш өчен ЧЭСның Аксубай филиалы җитәкчесе Марат Сруретдиновка, Чистай шәһәреннән автовышка йөртүче Валерий Макаровка, Емелькино авылында яшәүчеләр Алексей Никитинга, Петр Филипповка һәм Рус Кармәте авылы халкына зур рәхмәт.
Тәрәзәләрне алыштыру эшләре башланды, бу эшләрне гыйбадәтханә старостасы Владимир Казаков улы Максим белән башкарды. Чиркәүгә керү юлындагы япма буялды. Бүгенге көндә җирне һәм корылманы рәсмиләштерү эшләре бара. Район башлыгы Камил Гилмановка, аның урынбасары Илшат Заһидуллинга, Анатолий Горбунов җитәкчелегендәге район башкарма комитетына, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка, аваыл җирлеге башлыгы Илнур Шакировка зур рәхмәт.
Гыйбадәт йорты өчен җан аткан, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән кешеләр: Наталья Малецковага, Татьяна Казаковага, Иринага (иконалар торгыза), Алексей Малецковка, Павел һәм Ольга Тимофеевларга, Анастасия Мокеевага, Александр Бурановка, Вероника Тихоновага, Венера Стояновага, Сергей һәм Татьяна Горбуновларга, Яңа Баландадан Валерий Сидоркинга (тәрәзә рамнары ясый), Алексей Бурановка, Алевтина Елизаровага, Сухаревларга, Любовь Афиногентовага, Евгений Пименовка, Валентина Яругинага, Зоя Калмыковага, Елена Зубаревага, Анастасия Емельяновага, Валентина Зюзинага чиксез рәхмәт. Рус Кармәте авылы мәктәбе укучылары да читтә калмыйлар, алар чиркәү территориясен чистартуда һәм башка бик күп эшләрдә булышалар.
Эшләрнең киләсе этабы, купол өлешеннән нигезенә кадәр гыйбадәтханәнең чын торышын өйрәнү өчен, реставрация компаниясеннән белгечләр чакыру булачак. Чаң манарасы буенча ремонт эшләре алып барырга, тәрәзәләрне алмаштыруны дәвам итәргә, фундаментны ныгытырга, түбә контурасы буенча су агызу җайланмаларын урнаштырырга, гыйбадәтханә эчендә бизәү эшләрен башкарырга кирәк.
Мәхәллә халкы Чиркәүгә икенче тормыш бирү, эчке җиһазлары кире кайтсын, чиркәү хезмәте элеккеге кебек барсын, ә чаң тавышы якындагы авыллардан дин тотучыларны гыйбадәт кылырга җыйсын өчен мәхәллә халкы көченнән килгәннең барысын да эшли.
Фото: Алексей Буранов.
Нет комментариев