Аксубай районы делегациясе Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция белән тәэмин итүчеләр хөрмәтенә оештырылган тантаналы чарада катнашты.
Делегация составында авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр бар иде, алар көзге-кышкы айларда ярминкәдә актив сәүдә алып бардылар. Район вәкилләре базарныкыннан түбәнрәк бәядән яңа, сыйфатлы продукция белән сәүдә иттеләр, аксубайлыларның сәүдә рәтләренә башкала кешеләре бик теләп килделәр һәм яхшы товар өчен рәхмәт белдерделәр.
– Бүген монда безнең өстәлдә һәрвакыт икмәк, сөт, ит һәм яшелчә булсын өчен тырышкан кешеләр җыелды, – диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. – Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгына һәрвакыт зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелә. Без барлык авыл халкы алдында баш иябез һәм аларга рәхмәт белдерәбез.
Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломоновка, «Экопродукт-Аксубай» СССППК технологы Алексей Раковка һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Ринат Айзатуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Нет комментариев