Соңгы яңалыклар

Карарга да, сатып алырга да

Район Советында кул астында булган материаллардан эшләнгән кул иҗаты эшләнмәләрен күргәзмә-сату узды.

Аларны «Нежность» КЦСОНда, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылары һәм «Хыял» социаль балалар приютында тәрбияләнүчеләр әзерләде. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында узды.

Иртәдән Совет фойесында гадәти булмаган мохит хөкем сөрде. Һәр килүче эшләнмәләрне – төрле бизәнү, бәйләнгән әйберләрне, уенчыкларны, көнкүрештә файдалы предметларны, чигүләрне кызыксынып карады. Югарыда телгә алынган оешмалар белгечләре яңа ел тематикасы буенча эшләнмәләр тәкъдим итте – оста куллар ясаган өстәлгә куя торган чыршылар, чыршы бизәү әйберләре һ.б. Бу матур әйберләр яныннан кешеләр тыныч кына үтеп китә алмадылар, аларны сатып алдылар. Һәм шуның белән күргәзмә-сатуга килүчеләр, бернинди кыенлыкларга да карамастан, иҗат итәргә теләгән кешеләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен керттеләр.


Нет комментариев