Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл мәктәбендә укучы турындагы хәтер мәңгеләштерелде

Кәкре Күл урта мәктәбен 1997 елда тәмамлаган махсус хәрби операция зонасында геройларча һәлак булган Денис Воронинга истәлек тактасы ачылды

23 сентябрь – Кәкре Күл мәктәбе коллективы өчен истәлекле көн. Бу – Советлар Союзы Герое Григорий Романовның туган көне, мәктәп аның исемен йөртә һәм узган елда геройның туган көнен бәйрәм итү һәм аның хөрмәтенә мемориаль такта кую тантанасында Россия Герое Рәсим Баксиков һәм махсус хәрби операция катнашучысы Денис Воронин катнашкан иде. Ул неонацистлар белән көрәштә батырларча һәлак булды. Бу көнне туган мәктәбенең диварында аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Россия Герое ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков кәкрекүллеләрне чакыруын кабул иткән һәм истәлекле чарага килде.

Мәктәп алдындагы митинг Кәкре Күл авыл җирлегендә яшәүчеләрне, районнан килгән кунакларны “Ватанга хезмәт итәм” берләшмәсе ветераннарын, волонтерларны, район оешмалары җитәкчеләрен җыйды.

Мәктәп укытучылары һәм укучылары тәкъдим иткән программа дулкынландыргыч һәм онытылмаслык булды.

Мәктәп директоры Наталия Купцова җитәкчелегендәге тарихи клуб әгъзалары Григорий Романовның һәм Денис Воронинның тормышы һәм батырлыклары турында сөйләделәр. Алар җыелучыларның күңел түренә үтеп кергән җыр һәм бию башкардылар.

– Григорий Романовның туган көнендә героебыз Денис Воронин истәлегенә истәлек тактасы ачылуы символик мәгънәгә ия, – дип фикерен белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов. – Ул үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып тора. Герой турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк.

– Нәкъ бер ел элек сезгә шатлыклы вакыйга белән килгән идем, – диде Рәсим Баксиков. – Зур булмаган вакыт эчендә бу минем катнашымда куелган беренче истәлек тактасы түгел. Без изге эш башкарабыз. Җиңү безнең якта булачак. Дошман тынычланмый. Без Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз кебек үк, эшне ахырына кадәр җиткерергә тиешбез.

Денис Воронинның әтисе, абыйсы һәм апасы аның турындагы истәлек өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Мәктәп директоры Наталья Купцова бер ел элек бу тантаналы көннең ничек узуы турында искә төшерде.

– Ул вакытта Россия Герое Рәсим Баксиков Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватанына аяк басты, – дип билгеләп үтте ул. – Ул истәлекле көнне президиумда мәктәпнең чыгарылыш укчысы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Денис Воронин да урын алган иде. Ул вакытта Романов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында бөтенләй башка кәеф иде. Бүген күңел елый. Әти-әнисенә Ватан героен тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт. Мәктәп директоры билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 сентябреннән Денис укыган география кабинетында каһарманның партасы тора, аның артында дәресләрдә иң лаеклы укучылар утырачак.

Тантанада тугрылык, батырлык, кыюлык һәм намус. Бу сыйфатлар – буш сүзләр түгел. Ватанның геройлары санап бетергесез. Вакыт безне сайлады, – дигән сүзләр яңгырады алып баручылардан.

Алар бүген махсус хәрби операция зонасында көрәшүче Кәкре Күл мәктәбен тәмамлаучыларның барысының да исемнәрен атадылар.

Истәлек тактасын ачу хокукы Рәсим Баксиковка һәм Денис Воронинның әтисе Геннадий Григорьевичка бирелде.

Җыелучылар истәлек тактасы итәгенә чәчәкләр салдылар һәм Денис Воронинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев