Фәүзия Мотыйгуллинаның катлаулы язмышы турында китап язарга була
90 яшендә ул үз тормышыннан канәгать һәм бар булганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Әмма Фәүзия Шәрәфетдин кызының биографиясендә бүген дә йөрәкләргә үтеп керә, уйлар белән бала чакка һәм яшьлеккә алып китә торган ачы мизгелләр күп.
– Сез үз гомерегездә бик күпне күргәнсез, бүген бәхетле картлык кичерәсез. Күпьеллык намуслы хезмәтегез, район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен Сезгә һәм Сезнең буынга олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, – дип котлады тантана гаеплесен район башлыгы Камил Гилманов.
Котлауларга Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та кушылды.
Алар хезмәт ветеранына ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, шатлык һәм иминлек теләп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Юбиляр Иске Ибрай авылында дөньяга килгән. Әтисе 1941 елда фронтка китә, ул чакта Фәүзиягә яңа гына җиде яшь тулган була. Әниләре алты бала белән кала. Ачлык вакытында аңа балаларына бер телем икмәк табу өчен ялланып эшләргә туры килә. Бервакыт, бер атнадан өенә кайткач, анага ике улының ачлыктан үлүен әйтәләр, ә вакыт узгач – тагын ике нарасые вафат була. Горький шәһәрендә яшәүче әбиләре, кызын үзе янына шәһәргә килергә күндерә, янәсе ачлыкны бергә кичерү җиңелрәк булыр, ди.
– Нурлатка кадәр җәяүләп, игелекле кешеләрдә куна-куна, ничә көн ачлы-туклы барганбыздыр, хәтерләмим. Чанада утырган сеңелемне әни белән чиратлашып тартып бардык. Тимер юл станциясенә килеп җиттек. Ләкин поезд икенче көнне генә китә икән, безнең белән бергә авылдан тагын ике хатын-кыз да бар иде. Төн кунарга фатир табылды, тик безне кунарга кертер өчен, хуҗа хатын мичкә утын табып кайтырга кушты, – дип искә алды Фәүзия әби. – Әни сеңелем белән безне калдырды да, авылдаш хатын-кызлар белән утын эзләп китте. Шуннан соң без әнине бүтән күрмәдек. Аннары безгә аларның буранда адашып, Нурлат хастаханәсенә чыгулары, җылынырга кертергә сораганнары, ләкин аларны кертмәгәннәре турында сөйләделәр. Хатын-кызларның берсе шунда ук больница ишек төбендә егылып үлгән, ә әни – куллары белән больница тәрәзәсен тырнап җан биргән. Әнинең үлеме турында туганнарына хәбәр иттеләр, безне апабыз алып китте, әнине җирләделәр, безне тәрбияләп үстерергә шәһәрдән әби кайтты.
Кызлар өчен сынаулар моның белән генә тәмамланмый әле. Шул ук елны әтиләре фронтта һәлак була. Балаларны һәм өлкән яшьтәге хатынны якларга кеше булмый. Алар ничек тә җан асрарга тырышалар. Авыл советында бөтен кешегә киез итек таратканда, ятим балаларга ул да эләкми. Кызлар хәтта кышын да яланаякка чабата киеп йөриләр, кияргә ыштан да булмый. Ятимә кызлар еллар үткәч чишмәгә барган юлда, башта салкыннан янып торган аяк табаннарын, аннары аякларны һәм бөтен тәнне нәни куллары белән ышкып җылытуларын искә алдылар.
Ике бертуган бер-берсенә үләргә ирек бирмичә, бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Алар бүгенге көнгә кадәр бергә.
– Әниебез апа чирләп китсә, дарулар алып аның янына ашыга, – ди әбекәйнең туганнан туган сеңлесе Розалия. – Әни аңа гомер буе рәхмәтле, авыр вакытта Фәүзия апа үзе турында түгел, ә күбрәк сеңелесе – безнең әниебез турында кайгырткан. Фәүзия апабыз бик ягымлы, ачык йөзле. Гомер юлында аны шатлык-сөенечләр дә, көлү катыш кыенлыклар да сагалап торган. Ул үпкәли белми, һәрвакыт ягымлы, хезмәт сөючән.
Колхозчыларны торф чыгару эшләренә җибәрә башлагач, сеңелесе апасы урынына китә. Ул вакытта олысы кияүгә чыга һәм авылда кала.
Фәүзиягә авылда да эш җитәрлек була, ул колхозда хезмәт куя, гектарлап чөгендер эшкәртә. Ире Вәгыйз авыл кибетендә сатучы булып эшли. Мотыйгуллиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бала югалту ачысы да читләтеп үтми аларны. Озын гомер юлында шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә күп кичерәләр алар. Гаилә башлыгы биш ел элек бакыйлыкка күчкән. Балалары, оныклары, оныкчыклары яраткан әниләре, әбиләре турында кайгыртып, кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышалар.
– Әни үзе генә тора, өй эшләрен дә үзе башкара, бакчаны да карый, хәтта тавыклар да асрый, – диләр әбекәйнең кызлары Фәридә белән Гөлчәчәк. – Шулкадәр күп сынаулар кичереп, Ходай Тәгалә аңа бәхетле картлык бүләк иткәненә шатланып бетә
Нет комментариев