Юлларда иминлекне һәркем кайгыртырга тиеш
Соңгы яңалыклар

Юлларда иминлекне һәркем кайгыртырга тиеш

24 июльдә «Нежность» КЦСОНның тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларның Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре буенча ГБУБДД территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән очрашуы булды.

Чараның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт булды.

Катнашучылар «Юл билгесе – сиңа дошман түгел» танып-белү уен-викторинасы форматында үзләренең юл тематикасы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Алар видеороликларны кызыксынып карадылар, спикер сорауларына җавап бирделәр. Күпләр бу өлкәдә югары игътибарлылык һәм эрудиция күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасына һәм аларның нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелде.

Чара тәмамлангач, һәркем үзен юлларда куркынычсыз тою мөмкинлеге биргән истәлекле бүләкләр, белешмәлекләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар алды.

Мондый профилактик очрашулар халык арасында куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыру өчен бик мөһим. Юл куркынычсызлыгы өчен җаваплылык һәрберебез өстендә, һәм бары тик уртак көч белән генә без юлларны куркынычсызрак итә алачакбыз.

Фото: район сайтыннан.


Нет комментариев