Татар теле укытучысы Гүзәл Шәрәфетдинова һәм тәрбия буенча киңәшче Зөлфирә Сибгатуллина җитәкчелегендә укучылар Татар Сөнчәлесе авылының истәлекле урыны булган Кызлар тавын төзекләндерделәр.
Тау территориясен чүп-чардан чистартып, тау өстендә ташлардан “Тынычлык” – “Миру-Мир!” дип язылган язуларны агарттылар.
Хәзер бу язу ерактан ук күренеп тора һәм балалар, Татар Сөнчәлесеннән Мюд поселогына мәктәпкә килгәндә һәм өйгә кире кайтканда, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен, туган төбәкләре турында кайгыртуларын күрәләр.
Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе укытучылары “Экояз -24” экологик икеайлыгы кысаларында берьюлы ике бурычны тормышка ашырдылар – экологик һәм патриотик тәрбия бирүне берләштерделәр.
Нет комментариев