Районнан 16нчы тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барган кәрван әйләнеп кайтты.
Ир-егетләр, якташларга адреслы ярдәм илтеп тапшыру өчен, җиде-тугыз мең чакрым юл үттеләр. Волонтерлар сафында – Анатолий Скворцов, Флен Зәйнуллин, Нияз Җиһангиров, әтиле-уллы – Федор һәм Константин Николаевлар, Алексей Макаров, Алмаз Бакиров һәм Түбән Кама егете Илназ Шәвәлиев булды. Өстәвенә, аларның күбесе беренче яисә икенче тапкыр гына бармый.
Волонтерлар ике төркемгә бүленгәннәр һәм Донецкта, Луганскта, Запорожьеда, Мариупольда, Джанкоеда, Севастопольда булганнар.
Адреслы посылкалар, ике «Нива», УАЗ-буханка машиналары, автотагылма, «Уазик»ларга һәм «Нива»га 26 комплект машина көпчәкләре, ике генератор, махсус чаралар һәм рацияләр алып бардылар.
– Яклаучыларыбызга сүз, эш һәм финанс ярдәме күрсәтүче барлык волонтерларга, ярдәм җыюда активлык күрсәткән район халкына, гуманитар ярдәм кәрванын алып баручы машина йөртүчеләргә олы рәхмәт. Алар йөкне үзләренең шәхси машиналарында алып баралар, егетләргә ярдәм итү өчен, гомерләрен куркыныч астына куялар. Якташларыбыз Константин һәм Федор Николаевларга аерым рәхмәт әйтәсе килә – алар чыгымнарның зур өлешен үз өсләренә алдылар, махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк генераторлар, автомобильләр сатып алалар, егетләргә адреслы ярдәм күрсәтәләр, – дип билгеләп үтте сөйләшү вакытында район башлыгы Камил Гилманов.
Волонтерлар составында беренче тапкыр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров барды.
– Күптән барырга теләгән идем. Әлбәттә, бөтен якташлар өчен борчылабыз һәм ярдәм итәбез. Хәзер минем анда ике абыем, өйдән «Нива» машинасын җибәрдек – ул анда кирәгрәк. Өлкәне февраль аенда контракт төзегән иде – ул хәрби табиб, яралыларны яу кырыннан алып чыга, кыр шартларында ярдәм күрсәтә. Аның артыннан икенчесе иреклеләр сафына язылды, – дип сөйләде Алмаз Бакиров. – Абыйларым да, сөйләшергә туры килгән башка сугышчылар да, башкомандующий махсус хәрби операция игълан итеп, дөрес карар кабул итте, дигән бер фикердә. Чөнки кайберәүләр аның ни өчен барганын әле дә аңлап бетерми. Анда юл уңаенда җимерелгән шәһәрләр, ут та, юл да юк, авыллар урынында хәрабәләр генә. Калган җирле халык – йә олы яшьтәгеләр, йә барыр урыны булмаганнар. Ә бит анда да кешеләр безнең кебек тыныч тормыш белән яшәргә, балалар үстерергә, планнар төзергә теләгәннәр.
Беренче линиядәге якташлар үтенеченә беренче булып җавап бирүчеләр – Николаевлар. Константинны күпләр безнең район үзәгендә Һава-десант гаскәрләренә һәйкәл төзү турындагы язма буенча белә. Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка әйтмиләр. Эш шунда ки, аның әтисе – Федор Иванович, Украинада гражданнар сугышында беренче катнашучыларның берсе. 2014 елда, илдәге һәм дөньядагы хәлләрне күзәтеп, ул сәяси кризисның анда болай гына тәмамланмаячак һәм масштаблы кораллы конфликтка әйләнәчәген аңлый. Һәм кулына корал алып, сугышырга китә.
– 2014 елның июленнән декабрьгә кадәр мин Донбасста булдым. Күп кенә хәрби бәрелешләрдә катнаштым, контузия алдым һәм өйгә кайтырга мәҗбүр булдым, – дип уртаклашты Федор Николаев. – Әмма полкташлар белән элемтәне югалтмадым. Әлбәттә, конфликт шундый масштаб алыр дип уйламаган идем. Ун елдан соң шушы фронт юллары буйлап үтәр өчен бардым. Полкташ дусларым белән очраштым, алар әле дә анда сугышалар. Аларның чиннарын, вазыйфаларын әйтә алмыйм, аларның уллары да анда. Безнең егетләрнең миссиясе анда бер генә – бары тик Җиңү!
Бертуган Николаевлар – Константин һәм Артем, Константинның дусты – Мансур Сыраев, егетләргә махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк ярдәм күрсәтә башладылар. Мобилизацияләнгәннәр Казан полигонында хәрби өйрәнүләр үткәндә, аларга азык-төлек, генераторлар һәм махсус киемнәр илттеләр. Өстәвенә якташ-аксубайлыларга да, Константин Николаев җитәкчелегендә төзелеш компаниясе эшчәнлек алып барган түбәнкамалыларга да. Гуманитар ярдәм белән алар инде махсус хәрби операция зонасына берничә тапкыр бардылар. Константин һәм Мансур шулай ук неонацистларга каршы көрәшкә чакырылган якташларының гаиләләренә дә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Алар меценатлык турында сөйләргә яратмыйлар, анда булучыларга ярдәм итү һәркемнең бурычы дип саныйлар.
– Минем сыйныфташым, балачак дустым анда, аңа бер автомобиль, икенчесен якташка алып бардык. Мөмкинчелек булганда, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, – ди Константин.
Ул үзе ҺДГдә хезмәт иткән һәм бүген башка мәгънәгә ия булган ышанычлы тылның нәрсә икәнен яхшы белә.
–Без егетләрнең барлык гозерләрен үтәргә тырыштык, якташларга гуманитар ярдәм алып барып тапшырдык. Барлык проблемалар, ярдәм җыю, җиңел булмаган юл – якташларыбызга ярдәм итү өчен кирәк. Егетләрнең һәрберсе ярдәм күрсәткәннәре өчен районның һәр кешесенә рәхмәт юллый. Ышаныгыз, ул егетләргә бик кирәк. Анда бернәрсә дә артык түгел, челтәрләр дә, махсус чаралар да, азык-төлек тә, кием дә. Өстәвенә, алар күпне сорамыйлар, гомерләре кыл өстендә булса да, аларның кәефләре күтәренке, Җиңү белән кайтырга вәгъдә итәләр, – ди Анатолий Скворцов.
Волонтерлар да гомерләрен куркыныч астына куюларын таныйлар. Алар төнлә Белгород аша узганнар, берничә сәгатьтән аның үзәгенә БПЛА һөҗүм иткән һәм иртән ВСУның ракета һөҗүменә дучар булган Севастополь пляжыннан ерак түгел генә төн кунганнар. Алар сугышчыларның йөрәкләрен өйдән җибәрелгән посылкалар, балаларның Җиңү белән кайтырга, дигән теләк белән язылган хатлары белән җылыталар.
– Егетләр яшеренү челтәрләре үргән, махсус киемнәр теккән һәм күңел җылыларны салып посылкалар төргән волонтер хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре юллыйлар. Сугышчылар аларның аналарча кайгыртуларын хөрмәтлиләр, район үзәгендә дә, авылларда да гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче тыл хезмәтчәннәренең һәркайсына зур сәлам әйтәләр, – ди волонтер Флен Зәйнуллин. – Сугышчылар безнең алар белән Җиңү көненә кадәр булуыбызны беләләр!
Нет комментариев