Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Иң чәчәкле бакча» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде!

«Иң чәчәкле бакча» бәйгесе тәмамланды, ул безнең районда бакчаларның никадәр матур һәм каралган булуын күрсәтте.

https://aksubayevo.ru/contest/konkurs-samyi-cvetushhii-sad сайтында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рөстәм Һәм Гөлшат Мотыйгуллиннар бәйге җиңүчеләре булдылар! Аларның бакчасы иң күп – 272 тавыш җыйды!

Икенче урында Рәмзия Паймулкина – 113 тавыш белән.

Өченче урын Марина Мясниковага бирелде – 29 тавыш.

erid: 2Vtzqw6pLty

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларның хезмәте һәм бакчаларын карап-тәрбияләп торулары район халкы тарафыннан югары бәяләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү 6 сентябрьдә иртәнге сәгать 9:00да «Сельская новь» газетасы редакциясендә узачак. Адресы: Аксубай бистәсе, Ленин ур., 9 йорт.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев