Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Газетага языл һәм «Авыл таңнары» редакциясеннән Җиңү чыршысы ал 

Җиңү атнасында – 2020 елның 4 маеннан 11 маена кадәр район газетасына язылучыларга «Авыл таңнары» газетасы редакциясе Җиңүнең 75 еллыгына чыршы үсентеләре бүләк итәчәк.

Акция «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газеты редакциясе ТР ДКУ «Аксубайлес» белән берлектә үткәрелә. Язылу 2020 елның II яртыеллыгына, алты айга рәсмиләштерелгән булырга тиеш. 

Исегезгә төшерәбез, подписканы почта элемтәсе бүлекчәләрендә, почтальоннар аша рәсмиләштерергә була (почта бүлекчәләре үзизоляция чорында – гадәти режимда, ә почтальоннар барлык санитар таләпләрне үтәп эшли). 

Чыршы үсентеләрен алу өчен 11 май көнне сәгать 10:00га квитанция белән безнең мөхәррияткә килергә кирәк. 

Өйдән чыкмыйча почта аша язылу өчен 2-73-51 номеры буенча шалтыратырга (почта бүлеге җитәкчесе Рузалия Хәйруллина). 

Әгәр Сез альтернатив язылу рәсмиләштерергә һәм газетаны мөхәррияттән килеп алырга телисез икән, 2-74-06 телефоны буенча шалтыратыгыз. Ункөнлек чорында язылу бәясе элеккечә кала – 384 сум. 

Газетаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша, “Вакытлы матбугатка язылу“ хезмәтен сайлап, яисә Россия Почтасы сайтында язылырга мөмкин. 

Безнең газета – Аксубай районында бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы, ул, илдәге вәзгыятькә карамастан, сезгә һәрвакыт вакытында китереләчәк. 

Акция срогы – 2020 елның 4 маеннан 11 маена кадәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев