Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фермаларда чын профессионаллар эшли

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерү буенча тотрыклы күрсәткечләргә ирешәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 87 тоннадан артык сөт савалар. Районның һәр терлекчесе бу күрсәткечкә үз өлешен кертә.

«Волжское» ширкәтендә көн саен 6 тоннадан артык сөт эшкәртүгә озатыла. Авыл хуҗалыгы оешмасының ике бүлекчәсендә 650 савым сыеры бар. Шулай ук каплату яшендәге 200 баш тана, яшь бозаулар да асрала.

Предприятиенең товарлыклы-сөтчелек фермалары коллективлары җайга салынган, анда тәҗрибәле, намуслы хезмәткәрләр эшли.

“Тукай” бүлекчәсендә, нигездә җирле халык һәм якынтирә: Сидул Ерыклы, Урмандеево, Савгач, Иске Савруш, Васильевка авылларыннан терлекчеләр хезмәт куя. Алар Такталыга эшкә вахта машинасында йөри. Юл шактый вакытны алганга күрә, савым сәгать биштә башлана икән, иртәнге 4тә машина иң ерак ноктадан кузгала инде. Эш көненең беренче өлеше иртәнге сигездә тәмамлана. Икенче өлеш кичке сәгать бишләр тирәсендә башлана һәм кичке сигезгә тәмамлана.

Фермада эшләү җиңел түгел, ул һәр авыл кешесенең дә хәленнән килми. Сыер савучылар Оксана Синдимирова, Тамара Абросимова, Олеся Иванова, Хәмдия Хөснуллина савымны көннәнкөн арттырырга тырышалар. Шартлар бөтенләй башка булган кышкы чорда да алар нәтиҗәле эшләделәр. Миләүшә Максютова, Гөлнара Карипова, Венера Ибәтуллина да тырышып эшлиләр. Терлекчеләр Фәнил Вәлиев, Әдип Гарипов, Анатолий Ермошкин һәм Юрий Иванов үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Савым шулай ук аларның эшне ни дәрәҗәдә пөхтә, җиренә җиткереп башкаруларына бәйле.

– Терлекчеләр коллективында чын профессионаллар эшли, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш зоотехнигы Анжела Мельникова. – Аларның һәркайсы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтергә була. Сыер савучылар да, терлекчеләр дә, бозау караучылар да үз эшләренә җаваплы карыйлар.

Товарлыклы-сөтчелек фермасында туганнан алып, 6 айга кадәрге бозаулар асрала. Алар Светлана Кузьмина, Любовь Васикова, Андрей Кузьмин һәм Рузалия Хәмәтҗанова тәрбиясендә. Бу бозау караучылар төркемендә артым район буенча иң югары – 900 граммга кадәр һәм аннан да күбрәк тәшкил итә.

– Бозау караучылар – эшкә аеруча нәзакәтле, җаваплы карашлы кешеләр, –дип фикерләре белән уртаклаша Анжела Мельникова. – Алар үз карамакларындагы маллар өчен җан аталар, тәрбияләү буенча барлык вазыйфаларны, процедураларны яхшы үтиләр. Кышкы чорда аларның төркемнәрендә артым бер килограммнан да кимемәде. Бозауларның сакланышы да югары дәрәҗәдә.

 

Фото: Анжела Мельникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев