Емелькино мәктәбендә МХО зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган мәктәпне тәмамлаучы Дмитрий Романовка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, районның “Чик сакчылары берлеге” ветераннары, һәлак булучының якыннары һәм туганнары, мәктәп укучылары катнашты.

– Бүген без Дмитрий турында хәтер мәңге яшәсен өчен истәлек тактасы ачабыз, – диде Станислав Зайцев, – Ул бөтен кешегә тынычлыкның ничек яулануы, каһарманның үлемсез батырлыгы һәм үз-үзен корбан итүе турында искә төшереп торачак.
Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова ассызыклаганча, һәрбер югалту – ачы хәсрәт, ул туганнарының, якыннарының, танышларының йөрәкләрендә җуелмас эз калдыра.

– Нәкъ менә Россия тарихы битләренең шундый кыйммәт белән язылуы турында ничек кенә ачынып сөйләсәк тә, илебезнең батыр уллар арасында Дмитрий Романов исеме дә мәңгегә калачак, – диде ул.
Мәктәп директоры Алексей Никитин үзенең Дмитрий белән ярышларда ничек катнашуы турында сөйләде һәм аны иң актив командир, активист буларак истә калдырачагына ышаныч белдерде.

Барысы да һәлак булучының якыннарының кайгысын уртаклаштылар һәм үз иленең чын патриотын тәрбияләгән өчен әти-әнисенә рәхмәт белдерделәр.
Геройның апасы – Анна Романова, катнашучыларны җылы кабул итүләре, ихтирам күрсәтүләре һәм абыйсының исемен үзе укыган мәктәп диварында мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең Дима батыр йөрәкле, яхшы күңелле, кыю кеше иде, без аның белән горурланабыз һәм аның батырлыгына беркайчан да шикләнмәдек, – диде ул.
Мемориаль тактадан ак җәймәне салдыру хокукы Дмитрийның әтисе Валерий Романовка һәм махсус хәрби операция катнашучысы Павел Ильинга бирелде.

Митингта катнашучылар геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар.
Романов Дмитрий Валерьевич 2003 елның 21 мартында Аксубай районының Яңа Чуаш Адәмсуы авылында туган. 1-9 сыйныфларны Емелькино урта мәктәбендә укый. Төп мәктәпне тәмамлаганнан соң Чаллы политехника көллиятенә укырга керә. Белгечлек алгач, армиягә чакырыла. Анда Дмитрий бүлек командиры, кече сержант булып хезмәт итә. Армиядән соң монтажчы булып эшли.
2024 елның май азагында контракт төзеп, МХОга китә. Ул 217 нче гвардия парашют-десант полкында 98 нче һава-десант дивизиясендә хезмәт итә. 2024 елның 8 августында Луганск халык республикасы территориясендә сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).
Дмитрий үзенең әти-әнисе – Галина һәм Валерий Романовларны, бертуганнарын бик яраткан, ярдәм кулы сузарга тырышкан. Алар гаиләдә сигезәү булганнар. Якын дуслары аның турында ачык күңелле, тыңлаучан һәм аңлаучан, авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, иде дип сөйлиләр. Бергә укыган иптәшләре Диманы һәрвакыт ягымлы, киң күңелле яшь армияче итеп истә калдырачак.
Ул тормышны яраткан, ләкин башкаларның тыныч киләчәге өчен гомерен биргән.
Нет комментариев