Covid-19 инфекциясенә каршы тору чаралары Татарстанның 16 балалар лагеренда үтәлми
Татарстан буенча Роспотребнадзор бер атна эчендә җәйге балалар ялының барлык учреждениеләрен тикшерде.
Татарстанда бу атнада эшләүче барлык балалар лагерьларында Covid-19 коронавирусы белән зарарлануга каршы чараларның үтәлешен тикшерделәр. 16 объектта хокук бозулар ачыкланды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Лагерьларны атна саен тикшерергә тырышабыз. Ун муниципаль берәмлекнең 16 лагеренда хокук бозулар ачыкланды. Сүз яңа коронавирус инфекциясенә профилактика буенча хокук бозулар турында бара. Иртәнге фильтр, социаль дистанция һәм дезинфекция режимы үтәлми», – диде спикер.
Авдонина искәрткәнчә, хәзер Татарстанда 29 муниципалитетта 87 балалар лагере эшли.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев