Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкыннар алып килә

Бүген, 9 октябрьдә, Россиянең Европа өлешендәге үзәк районнардан күчеп килүче циклон сәбәпле, Татарстанда яңгырлы, салкын һәм болытлы һава урнаша.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күк аязучан болытлы булачак. Регион аша узучы атмосфера фронтлары йогынтысында яңгырлар ява.

Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя, шул исәптән ТР башкаласында да.

Кичәге температура рекордыннан һәм чагыштырмача җылы төннән соң көндез Татарстанда һава +8.. +13 градуска кадәр генә җылыначак (көньякта — +16 градуска кадәр, Казанда — +10..+12 градуска кадәр).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев