Аксубайда Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Вера Филиппованың рәсем сәнгатен яратучылар белән иҗади очрашуы узды.
Аксубай укучылары ике сәгать вакыт эчендә чиста биттән алып, әзер картинага кадәр майлы рәсем ясау серләренә өйрәнделәр. Буяулар, пумалалар, бераз тырышлык һәм менә матур роза чәчәкләре бәйләме әзер дә булды! Яшь рәсем ясаучылар Череповец дәүләт университеты профессоры, сәнгать белгеченнән рәсем сәнгате классиклары, рәсем сәнгате тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Катнашучылар бәяләвенчә, бу бик кызыклы дәрес, шәп ял булды, шуңа өстәп алар уңай хис-кичерешләр алдылар.
Чара кысаларында Вера Ивановнага Аксубай районы халкы өчен рәсем сәнгате буенча осталык дәресе үткәргән, үсеп килүче буынның мәдәни һәм эстетик үсешенә керткән өлеше һәм Аксубай туган якны өйрәнү музеенда “Иҗат диалогы” күргәзмәсен оештырган өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев