Бүген – Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче көне
Соңгы яңалыклар

Бүген – Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче көне

Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар географиядән, әдәбияттан һәм химиядән сынаулар тапшыралар

Аксубай урта мәктәбенең имтиханнарны кабул итү пунктында безне тынлык каршы алды. Имтиханнар бара. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтиханнар тапшыралар 

Ә мәктәпнең сул як канатындагы кабинетта, аннан гадәттә имтихан тапшыручыларны кертәләр, озата баручылар сынауларның тәмамлануын көтәләр. Беркетмә буенча, беркем дә, шул исәптән озата баручылар да, имтиханнар кабул итү пунктыннан алар тәмамланганчыга кадәр китәргә тиеш түгел. 

Тест алдыннан, мәктәп чарасы вакытында, без БДИ тапшырырга тиешле укучылар белән әңгәмә кордык. Имтиханнар турындагы сорауларга алар тыныч кына җавап бирделәр, аларда аерым дулкынлану хисләре сизелмәде. 

– Имтиханнар, әлбәттә, зур әһәмияткә ия. Шулай да киләчәк нәкъ менә алардан тора, – дип билгеләп үтте Ксения. – БДИга яхшы әзерләнү кешенең теләгән белемне алуына бәйле. Ләкин күпләр кайчакта артык борчыла. Шәхсән мин ике өстәмә фәнне – география һәм җәмгыять белемен сайладым. Дөрес, озак уйладым. Укытучы булырга телим. Әгәр дә син сайлаган эшең белән кызыксынмасаң, теләсә нинди эш сынау булачак. Иң мөһиме, мин үзем сайлаган һөнәр белән кызыксынам. Балалар белән эшләүнең җиңел түгеллеген аңлыйм. Ләкин мин яхшы педагог булырмын дип ышанам. Ә бу эштә миңа институтта алачак белемнәр һәм, әлбәттә, балаларга булган мәхәббәтем ярдәм итәчәк. 

– Минемчә, имтиханнардан куркырга кирәкми, – ди Татьяна. – Уңышсызлык та хөкем карары түгел. Безнең көннәрдә күп альтернатив вариантлар бар – имтиханнарны кабат тапшырудан алып тугызынчы сыйныф аттестаты базасында укырга керүгә кадәр. Көллияттә һөнәрне үзләштергәннән соң һәм эш тәҗрибәсе алганнан соң, сайланган югары уку йортына керү хыялын тормышка ашырырга мөмкин. 

Теләк булса, көч тә барлыкка киләчәк. Барысы да теләк белән килә. 

Ә әлегә кызлар – имтиханда, ул алар өчен генә түгел, ә аларның остаз-мөгаллимнәре өчен дә сынау булып тора. 

Имтиханнарда катнашучыларның, без имтиханнар кабул итү пунктында инанганча, элементар ихтыяҗларны тәэмин итү өчен барлык шартлар да бар: һәркайсы укучы алдында – су һәм шоколад тора, коридорда кизү торучылар эшли, алар кирәк булганда санитар бүлмәгә кадәр озата баралар. Видеокамералар онлайн режимда эшли, балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

 


Нет комментариев