Блиц-турнирда көмеш медаль яулады
Соңгы яңалыклар

Блиц-турнирда көмеш медаль яулады

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Фаил Гафиятуллин Iichess.org сайтында онлайн режимда авыл шахматчылары һәм аз санлы шәһәрләр арасында узган ТР Ачык шәхси-команда беренчелегендә икенче урынны яулады.

Шахмат берләшмәсендә Фаил чагыштырмача күптән түгел генә пәйда булды. Беренче тапкыр ул 2019 елның апрелендә Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган шахмат турнирында катнашты. Яшь шахматчы өчен бу дебют уңышсыз булып чыкты.

Аңа Аксубай шахмат клубы вәкилләре, район кунаклары белән уеннарда җиңелүләр кичерергә туры килде. Әмма малай нык ихтыярлы булып чыкты. Әлеге турнирда уңышка ирешмәгән малай үз өстендә тырышып эшли башлады. Әтисе Фәнил Фаик улы аны район үзәгенә шахмат клубы тренеры Геннадий Горбуновка даими йөртә. Малай клубта мавыгып шөгыльләнә, ярышларда катнаша һәм уңышларга ирешә. Ул хәтта үзеннән күпкә өлкәнрәк һәм шахмат уенында стажы зур булган кешеләрне дә җиңә башлады.

Аның кумиры – республикада танылган шахматчы Адель Купцов. Һәм менә соңгы чыгыш – үз яшь категориясендә республика онлайн-турниры кысаларында икенче призлы урын, анда 79 кеше катнашты.

Бу җиңү турында Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов зур соклану белән сөйли.

– Фаил, һичшиксез, сәләтле малай. Шахмат белән шөгыльләнә башлаган кыска гына вакыт эчендә зур алгарыш күренә.

Быел Фаил өченче сыйныфны тәмамлый, ул уку алдынгысы. Аның гаиләсендә спортның интеллектуаль төренә хөрмәт белән карыйлар. Түбән Татар Майнасы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче әнисе Руфия Әмир кызы, шахмат улының үсеше өчен бик мөһим, дип саный. Сеңлесе Руфинага нибары 4 яшь, аның барысы да алда әле.

Фото гаилә альбомыннан алынды.


Нет комментариев